Рөстәм Миңнеханов Россия Кубогында җиңгән «Зенит-Казан» волейболчыларын хөрмәтләде
Бүген Казан Кремле резиденциясендә «Зенит-Казан» волейбол командасын хөрмәтләделәр.
Очрашу барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан клубы җитәкчелеген, тренерларны һәм уенчыларны Россия Кубогында җиңүләре белән котлады.
«Хөрмәтле уенчылар, тренерлар, «Зенит-Казан» волейбол клубы җитәкчелеге. Сезне Казан Кремлендә сәламләвемә һәм волейбол буенча Россия Кубогында уңышлы чыгыш ясавыгыз белән котлавыма шатмын. Финал уенында көчле көрәштә принципиаль көндәш өстеннән җиңү яуланды. Без сезнең җиңүегез белән горурланабыз. Бик зур рәхмәт сезгә! Сез булдырасыз», – дип Миңнеханов сүзләрен китерә «ТИ-Спорт» хәбәрчесе.
Моннан тыш, Татарстан Рәисе «Зенит-Казан» җиңүенең мөһимлеген билгеләп үтте — Татарстан клубының триумфлары республикада волейболны популярлаштыруга турыдан-туры йогынты ясый.
«Профессиональ клубларның уңышлары булганга, Татарстанда волейбол алга таба үсеш өчен импульс ала. Безнең республикада волейбол иң популяр һәм массакүләм спорт төрләренең берсе булып тора, аның белән бездә 48 меңгә якын кеше шөгыльләнә. Ә безнең команда уенчылары —волейбол белән шөгыльләнүче күп кенә малайлар һәм кызларның кумиры», — дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
Ахырда, Миңнеханов республика Волейбол федерациясе җитәкчелегенә һәм клуб иганәчесенә рәхмәт белдерде.
«Әлбәттә, команданың уңышы — бөтен коллективның планлы эше нәтиҗәсе. Команда җитәкчелегенә, уенчыларга, тренерлар составына, Татарстан Волейбол федерациясе җитәкчелегенә һәм, әлбәттә, Алексей Борисович Миллерга – безнең клубның иганәчесенә рәхмәт белдерәсем килә», – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
Очрашу ахырында Татарстан лидеры «Зенит-Казан» уенчыларын һәм тренерларын истәлекле бүләкләр белән бүләкләде, шулай ук команда белән уртак фотога төште.
Исегезгә төшерәбез, Казан волейболчылары Мәскәүдә Россия Кубогы финалында башкаланың «Динамо» командасын 3:1 исәбе белән җиңде һәм үз тарихында 12 нче тапкыр трофей иясе булды.