Корбан Бердыев депутат Марат Галиев хезмәт иткән «Эспаньола» батальонында булды
Корбан Бердыев Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев хезмәт иткән «Эспаньола» батальонында булды. Алгы сызыкта аның шартлы исеме — Рубин. Махсус хәрби операциядә катнашучы «Татар-информ»га «Рубин» футбол клубының элеккеге тренерының ни өчен фронтка килүе һәм үзе белән нәрсә алып килүе турында сөйләде.
«Безнең отрядта шулай ук Андрей Соломатин хезмәт итә. Ул элеккеге танылган футболчы — Россия чемпионы. Ә Корбан Бердыев 15 ел безнең футбол командасы белән җитәкчелек итте, аның җитәкчелегендә «Рубин» ике тапкыр — 2008 һәм 2009 елларда Россия чемпионы булды», — дип искәртте Марат Галиев.
Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, Корбан Бердыев алгы сызыкка үз көрәштәше белән килгән. Хәзерге вакытта ул Махачкалада эшли, җирле футбол командасын шөгыльләндерә. Балалар футбол мәктәбенә зур басым ясый.
Хәрбиләргә тренер азык-төлек, бигрәк тә җиләк-җимеш — мандарин, алма, хөрмә алып килгән. Ә яңа территорияләрдә яшәүче балаларга исә үзе белән балалар футболы өчен кирәкле барлык әйберләрне алган.