«Татар-информ» өченче кварталда иң еш искә алына торган матбугат чарасы булды
2023 елның III кварталы йомгакларына буенча, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстанның иң еш искә алына торган матбугат чаралары исемлегендә беренче урынны алды. Республика медиаресурслары рейтингын «Медиалогия» сервисы аналитиклары әзерләгән.
«Татар-информ» цитаталар индексы 357,80 балл тәшкил иткән. Икенче урында — 300,32 балл белән «Бизнес Онлайн» газетасы. Өченче урында — 87,12 балл индексы белән Inkazan басмасы.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең башка ресурслары да лидерлар унлыгына кергән. Алар — «Татарстан 24» телеканалы (5 нче урын) һәм «Челнинские известия» газетасы (6 нчы урын).
«Медиалогия» — массакүләм-мәгълүмат чараларын һәм социаль челтәрләрне реаль вакыт режимында мониторинглый һәм анализлый торган автомат система ясаучы компания. Санаганда, әлеге мәгълүмат чыганагына башка матбугат чараларындагы сылтамалар саны һәм чыганакның абруе исәпкә алына.
Исегезгә төшерәбез, «Медиалогия» соңгы тапкыр чыгарган еллык рейтингта «Татар-информ» 2022 ел нәтиҗәләре буенча да Татарстанның иң еш искә алына торган матбугат чарасы булган иде.