Миңнеханов татар теленең аңлатмалы сүзлеге өчен дәүләт премиясе билгеләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премияләрен бирү турында карарга имза куйды. Документ Татарстан җитәкчесенең рәсми порталында чыкты.
«Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты» исеменә дүрт проект буенча эш төркемнәр җитәкчеләре һәм әгъзалары лаек булды:
- Алты томда «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» эше өчен, аны 1998 елдан 2021 елга кадәр эшләгәннәр. Эш җитәкчесе - филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы, вице-президенты Айнур Тимерханов;
- Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүенең икътисади нәтиҗәлелеген арттыруны тәэмин итә торган мелиорация игенчелегенең инновацион алымнарын эшләү һәм гамәлгә кертү. Эш җитәкчесе - авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Идел буе федераль округы буенча җирләрне мелиорацияләү һәм авыл хуҗалыгы су белән тәэмин итү идарәсе директоры Марс Хисмәтуллин;
- Ми-38 вертолетын серияле җитештерүгә кую. Эш җитәкчесе - техник фәннәр кандидаты, Казан вертолёт заводының конструктор-технология үзәге экс-директоры Игорь Бугаков;
- Ясалма интеллект кулланып, комплекслы мәгълүматлар җыюны һәм эшкәртүне автоматлаштырып, махсус билгеләнештәге геодезия челтәрен эшләү, төзү һәм эшләтү. Эш җитәкчесе - баш маркшейдер, «Татнефть-Добыча» топография-геодезия, милек, маркшейдер эшләре идарәсе җитәкчесе Рөстәм Сәхәветдинов.