Мәскәүдә Рөстәм Миңнеханов Россия гадәттән тыш хәлләр министры белән очрашты
Мәскәүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе Александр Куренков белән очрашты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
Алар 2023 елда төбәк идарәсенең эш нәтиҗәләре, шулай ук гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм кисәтү системасын алга таба камилләштерү чаралары турында фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов ведомствоның Татарстанда барлык бүлекчәләренең җайга салынган эшен билгеләп үтте. Шулар нәтиҗәсендә төбәктә җитди гадәттән тыш хәлләрдән котылу мөмкин булды. Моннан тыш, янгыннар саны 1,7 процентка кимегән. Моңа төтен турында хәбәр итә торган приборлар кую нәтиҗәсендә ирешеп булды. Татарстанда 8 елда җайланма 277 кешененең гомерен саклап калды, алар арасында 85 бала иде.
Шулай ук суда һәлак булганнарның санын тагын да киметүгә ирешелде. Бер елда күрсәткеч 4,6 процентка кимегән. Моның өчен коену сезонында мобиль патруль төркемнәр эшләде.
Су басу чорында вазгыятьне тәүлек буе Кризислы хәлләр белән идарә итү үзәге белгечләре күзәтте. Даими мониторинг агымдагы елда гадәттән тыш хәлләр булдырмаска һәм язгы ташудан матди зыянны минимальләштерергә ярдәм итте.
Кыш җитү белән республикада һава мендәрендә суднолар кизү тора, 10 коткару посты тәүлек буе эшли. Алар балыкчыларның күпләп бозга чыгу урыннарындагы хәлне тикшерәләр.
Хезмәтләрнең оператив эше ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык объектларында гадәттән тыш хәлләргә юл куймау, шулай ук Татарстан юлларында өзлексез хәрәкәтне тәэмин итү мөмкинлеге бирде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ярдәме белән техника паркын яңарту буенча системалы эш алып барыла. Бер елда коткаручылар ике янгын автоцистернасы һәм ике уникаль автомобиль һәм күбек белән сүндерә торган машина алды. Алар зур сәнәгать объектларында һәм сәүдә-күңел ачу комплекслары территориясендә янгынны сүндерү өчен кирәк.