Казанда Яңа ел төнендә һава торышының нинди булачагы билгеле
Казанда Яңа ел төнендә чагыштырмача җылы һава торышы һәм аз явым-төшем фаразлана. Бу турыда «Метео» прогноз үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте, дип яза Казан мэриясе.
«Татарстан халкын җылы һава торышы көтә, республиканың көнчыгыш өлешендә бераз салкынрак булачак. Казанда яңа ел вакытында температура 0...-3 градус булыр дип фаразлана, кар явачак», - диде Александр Шувалов.
Аның сүзләренчә, башкалада чагыштырмача җылы һава торышы гыйнварның беренче көннәренә кадәр дәвам итәчәк.