Сургут татарлары балаларга Яңа ел бәйрәме оештырырга ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерә
24 декабрьдә Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни автономиясе татар якшәмбе мәктәбенә йөрүче балалар өчен Яңа ел бәйрәме уздырды. Бу турыда Сургут татарлары автономиясенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
«Гөр килеп торган бәйрәмдә сабыйлар җырладылар-биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, чыршы тирәли әйләнделәр. Иң башта, Кыш бабайны балалар янына җибәрмәс өчен Убырлы карчык төрле хәйләләр корып караган иде дә, әмма аның бер хәйләсе дә барып чыкмады. Кыш бабай белән Кар кызы барын да бик тиз җайга салды. Алар килгәч бәйрәм тагы да җанланды», диелә хәбәрдә.
Балалар биеп- җырлап алганнан соң, Кыш бабайга өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйләде. Һәр балага Кар кызы Кыш бабайның капчыгыннан бүләкләр өләшә торды. Бәйрәм киче чәй табыны артында тәмамланды.
«Быелгысы бәйрәм бик күңелле үтеп китте. Бәйрәм елдан-ел уздырылып торса да быелгысы елны ул үзгәрәк булды. Бәйрәм сценариесын башкаруда «Сандугач» җыр-бию ансамбленең яшүсмер балалары актив катнашты. Шулай ук, «Ак калфак» татар хатын-кызлар берлеге активлары да бәйрәмне оештыруда зур ярдәм күрсәтте. Балаларга да, килгән әти-әниләргә дә бәйрәм ошагандыр, диясе килә. Бүгенгесе көндә бирегә килгәннәрнең шатлыклы-сөенеч тулы йөзләрен күрү күңелгә дәрт өстәде, киләчәктә дә бәйрәмнәрне шулай бергәлектә оештырырбыз, дигән өметтә калам!» – ди якшәмбе мәктәбе укытучысы Алсу Гайнетдинова.
«Бәйрәм кичәсен күңелле итеп оештыруда катнашкан һәркемгә, шулай ук иганәчелек ярдәмен күрсәткән «Техтранссервис» компаниясенең җитәкчесе Миндар һәм Фазыйл Әгъләмовларга чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бергә һәм бердәм булыйк, дуслар!» – дип яза Сургут шәһәреннән Гөлчәчәк Фәтхулова.