Лениногорскида йөзү буенча Кыш бабай призына ярышлар булды
Лениногорскиның «Юбилейный» йөзү бассейнында Яңа ел алды, Кыш бабай призларына йөзү ярышлары узды. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Ярышлар башланыр алдыннан яшь спортчыларны йөзү комплексының җитәкчесе Владимир Шуваткин якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, аның зур спорт уңышлары алып килүен теләде. Әлбәттә, чарада Кыш бабай да катнашты, ул призерларга медальләр һәм призлар, ә барлык катнашучыларга татлы бүләкләр вәгъдә итте.
Бәйгенең узышлар дистанциясе берничә төрле иде. Яшь йөзүчеләр 50 метрлы арадан башлап — 800 метрга кадәр дистанциядә, җитезлек һәм осталыкка сынашты. Һәркайсы иң югары нәтиҗәне күрсәтергә омтылды.
Үзләренең яшь төркемнәрендә иң өлгерләр Максим Рәхимов, Дарья Назарова, Дмитрий Астафьев, Екатерина Дьячкова, Захар Николаев, Полина Сычева, Артур Шәйхетдинов, Елизавета Шуманева, Кәрим Сәгъдиев, Максим Ребров, Раиль Сафи булды.
Икенче урыннарны Алан Закиров, Диана Петрова, Альберт Шәмсуллин, Ева Малахова, Павел Терентьев, Элиана Зинатуллина, Әмир Саримов, Анастасия Артемьева, Камил Галимов, Артур Петров, Иван Терентьев яулап алды.
Матвей Люничев, Мәрьям Шәфикова, Тимур Хәмдәмов, Ева Нигъмәтьянова, Матвей Гыйрфанов, Алия Насыйбуллина, Родион Оленников, Аделина Шигапова, Сабир Җәлалов, Илнар Галиев, Роберт Шәмсуллин бронза призерлар булды.