Рушан Әббәсов янә Болгар академиясе йомгаклау аттестация комиссиясе рәисе итеп расланды
Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Болгар ислам академиясенең Гыйльми советы әгъзасы, фәлсәфә фәннәре кандидаты Рушан Әббәсов Советның чираттагы утырышында катнашты. Академия ректоры Фәрхәт Хөснетдинов күрсәтмәсе белән утырышны проректор Айнур Солтанов үткәрде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
2024 елга йомгаклау аттестация комиссиясе рәисен раслау очрашуның көн тәртибендәге беренче мәсьәлә булды. Гыйльми совет әгъзалары ачык тавыш бирү юлы белән әлеге вазифага янә гамәлдәге рәис Рушан Әббәсовны раслады. Очрашуда катнашучылар йомгаклау аттестация комиссиясе кысаларында Рушан хәзрәт белән күпьеллык хезмәттәшлекне һәм аның хезмәтен югары бәяләде. Үз чиратында, Рушан Әббәсов үзенә ышаныч күрсәткәннәре өчен хезмәттәшләренә рәхмәт әйтте һәм ел саен Академиянең, магистрантлар, кандидатлар һәм фән докторлары әзерләп, Россиядә югары дини белем бирү өлкәсендә үзенең югары статусын дәлилләвен искәртте.
Очрашу барышында анда катнашучылар редакция-нәшрият эшчәнлеге мәсьәләләрен тикшерде, квалификация күтәрүдә «Заман сынаулары һәм ислам дини-әхлакый кыйммәтләре» өстәмә һөнәри белем бирү программасын, өстәмә һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыруны регламентлый торган Кушымтаның, шулай ук укучыларның өлгерешен агымдагы контрольдә тоту һәм арадаш аттестациясе турындагы Кушымтаның яңа редакцияләрен раслады һ.б. мәсьәләләрне карады.