Миңнеханов ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы структурасына үзгәрешләр кертте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы структурасына үзгәрешләр кертә, шулай ук Юстиция министрлыгында дәүләт гражданлык хезмәте вазифаларының гомуми санын арттыра торган указны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
«20нче пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә: 20 ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы – 245, шул исәптән министрлык аппараты – 178, территориаль органнар – 67», - диелә документта.
Кушымта нигезендә, ведомство структурасында министрлыкның территориаль органнары һәм территориаль органнар белән хезмәттәшлек бүлеге барлыкка киләчәк.
Моннан тыш, Юстиция министрлыгында хезмәткәрләр саны (министрлык аппаратында – 797дән 801гә, җәмәгать судьялары аппаратында 76дан 90га кадәр) да арта.
Указда әйтелгәнчә, үзгәрешләр 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.