Раил Шәмсетдинов Татарстан Дәүләт Советының яңа депутаты булды
VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының яңа депутаты итеп Раил Шәмсетдинов билгеләнде. Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе аңа вакантлы мандат тапшырды. Бу хакта комиссиянең Telegram-каналында хәбәр ителә.
«Татарстан Сайлау кодексы нигезләмәләре нигезендә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге башкарма комитеты тарафыннан 14 көн эчендә Раил Шәмсетдинов кандидатурасы тәкъдим ителде», — диелә хәбәрдә.
Элегрәк, 18 декабрьдә, Татарстан Дәүләт Советы парламентарий Илшат Ганиевнең вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул итте, ул 23 ноябрьдә вафат булды. Бердәмроссияле депутаты һәм «Майский» комбинаты генераль директорына 69 яшь иде.
Шәмсетдинов кандидатурасы 22 декабрь көнне «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе сәяси советы президиумы утырышында хупланды. «Минемчә, күпләр аны яхшы белә. Бүген ул Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллинның ярдәмчесе булып эшли. Төбәк сәяси советы президиумы каршындагы күп кенә комиссияләрдә, советларда актив катнаша», — диде ул вакытта партиянең республика бүлекчәсе секретаре урынбасары һәм парламент рәисе урынбасары Юрий Камалтынов.
Бүген Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Шәмсетдиновка депутат таныклыгы тапшырды.
Раил Шәмсетдинов 1984 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасының Лаеш районы Имәнкискә авылында туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетын тәмамлый. Казан федераль университетында педагогика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый. «Россиянең Көчле Киләчәге» гомумроссия хәрәкәте лидеры, Бөтенроссия остаз-агартучылар берләшмәсенең төбәк вәкиле.