Россия Дәүләт Советында урман янгыннары булдырмауда Татарстаннан үрнәк алырга чакырдылар
Россия Дәүләт Советы утырышында урман янгыннарын кисәтү эшен оештыруда Татарстаннан үрнәк алырга тәкъдим ителде. Бу хакта КПРФ партиясе лидеры Геннадий Зюганов чыгыш ясады.
«Мин [Татарстан Рәисе] Рөстәм Миңнехановта чуваш халкының «Уяв» бәйрәмен үткәрдем. Егерме мең килде! <…> Бу күңел бәйрәме һәм халык тантанасы бәйрәме иде!» — дип билгеләп үтте сәясәтче, узган елгы чараны искә төшереп.
«Без 300 километр юл үттек — бер корыган агач та юк! Нигә? Чөнки Миңнехановның әтисе (РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов — Т-и иск.) урманчы иде, һәм ул Урман хуҗалыгы министрлыгын үз баласы кебек саклады», — диде Дәүләт Думасы депутаты.
«Ул (Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы — Т-и иск.) аның [Рөстәм Миңнехановның] сәгать кебек эшли. Менә кая алып барырга кирәк [мисал буларак], шул чакта янгыннар да биш тапкыр азрак булачак», — дип өстәде Зюганов.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2023 елда Татарстанда урманнарны торгызу планы 180 процентка үтәлгән. Шул ук вакытта республикада урман фонды территорияләренә якын җирләрдә янгыннар саны арткан.