Казандагы яңа хоспис пациентларны февральдә кабул итә башлаячак
Казанда яңа хоспис төзелешен төгәлләделәр, хәзер учреждениегә җиһазлар сатып алалар, документлар җыю белән шөгыльләнәләр һәм тиздән хоспис пациентларны кабул итәргә әзер булачак. Бу хакта «Татар-информ»га Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов сөйләде.
«Ремонт тәмамланды инде. Хәзер без җиһазлар сатып алабыз. Дәүләт экспертизасын уздык һәм бинаны файдалануга тапшыру өчен документлар җыябыз. Һәм алга таба Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтеннән (Роспотребнадзор) лицензия алабыз», - дип уртаклашты Владимир Вавилов.
Документлар мәсьәләләре җайга салынгач, яңа хосписка пациентларны кабул итә башлыйлар. Учреждение эшли башлагач, тантаналы ачылыш була.
«Февральдән без 100 процент эшли башлыйбыз. Хәзер без актив рәвештә штат җыябыз. Безгә шәфкать туташлары, кече медицина персоналы, санитарка, пешекче, аш-су бүлмәсе хезмәткәрләре кирәк. Бездә лаеклы хезмәт хакы алалар», - диде Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе.
Искәртик, икенче хосписны Бертуган Батталовлар урамында төзеделәр. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелгән объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында нәтиҗә бирде.
Хосписта ким дигәндә 60 урынлык өлкәннәр бүлеге ачылачак, ихтыяҗ булганда аны 200 урынга кадәр киңәйтергә мөмкин. Ә хәзерге хосписта балалар бүлеген киңәйтергә планлаштыралар.