Туфан Имаметдинов Тинчурин театрында хипхопера жанрында спектакль чыгара
Тинчурин театры Илгиз Зәйниевнең «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» пьесасы буенча музыкаль спектакль чыгара.
Театрның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, спектакльнең жанры хипхопера, ягъни, музыкаль-театраль жанр дип билгеләгән.
Пьеса театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов заказы буенча язылган.
«Флешка, рэп һәм мәхәббәт» спектакленең премьерасы 21, 22, 23 февральдә көтелә.