Краснодар крае Милли мәдәниятләр үзәге милләтара яшьләр бәйрәме оештырды
Краснодар шәһәренең иҗтимагый-мәгълүмат үзәге залында Милли мәдәният үзәгенең милләтара яшьләр бәйрәме узды. Аны үзәкнең Яшьләр советы оештырды. Бу хакта Краснодар краеның Милли мәдәниятләр үзәгенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
Ел нәтиҗәләре буенча Милли мәдәниятләр үзәгенең Яшьләр советы активын бүләкләү тантанасы булды. Краснодар крае хакимиятенең эчке сәясәт департаментында милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән элемтә бүлегенең баш консультанты Александр Гришанов Краснодар крае губернаторы урынбасары Рәхмәт хатларын тапшырды.
Милли мәдәниятләр үзәге рәисенең яшьләр белән эшләү буенча урынбасары Константин Кесов, Яшьләр советы рәисе Иса Исаев һәм аның урынбасары Артур Бахченян чыгыш ясады.
«Бәйрәм төрле милләттәге 100дән артык кешене берләштерде. Алар интернациональ Кыш бабай һәм Кар кызы программасында катнашты. Барысы да дискотекада биеде, аралашты һәм танышты. Бәйрәмнең аерым күңелле мизгеле чәй эчү, шулай ук конкурста җиңүчеләргә Яңа ел бүләкләре тапшыру булды», диелгән хәбәрдә.