Казанда «Аэрокүпер» канат юлын планлаштыру проекты расланды
Казанда «Аэрокүпер» шәһәр канат юлы территориясен планлаштыру һәм межалау проекты расланды. Карар башкарма комитетның документлар һәм хокукый актлары җыентыгында чыкты.
Искәртик, объект шәһәрнең Вахитов һәм Яңа Савин районнары территориясендә була һәм өч станцияне үз эченә ала. Проектлауның гомуми мәйданы 24,5 гектар тәшкил итә. Беренче һәм икенче станция арасындагы ераклык 1 километрдан артык, икенчесе белән өченчесе арасы 1,7 километр чамасы була.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, канат юлы Горький паркын «УРАМ» экстрим-паркы һәм «Ак Барс Арена» белән тоташтырачак.