Татарстан Хөкүмәте «Агыйдел елгасы тамагы» табигый тыюлыгының мәйданын арттырды
Татарстанда «Агыйдел елгасы тамагы» дәүләт табигый тыюлыгының мәйданы 26 гектардан да арттырылды. Бу карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Тыюлык республиканың Актаныш районы территориясендә урнашкан һәм Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты карамагында була.
Моннан тыш, карарның тыюлыкны махсус саклау режимын кертү турындагы пункты үз көчен югалткан дип танылды. Шуңа бәйле рәвештә җир кишәрлекләреннән рөхсәт ителгән файдалану төрләре исемлеге үзгәрде. Ул 2020 елның 10 ноябреннән Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең тиешле классификаторы буенча билгеләнә башлаячак.
Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты ТР Министрлар Кабинетына аеруча саклана торган табигый территорияләре дәүләт реестрына тиешле үзгәрешләр кертү турында проект тәкъдим итәчәк.
Искәртик, Актаныш районы территориясендә тыюлык 2020 елның август ахырында барлыкка килде.