Марат Хөснуллин яңа йортларга ташламалы ипотеканың кайда озайтылырга мөмкин икәнен әйтте
Яңа торакка ихтыяҗ түбән булган төбәкләрдә яңа төзелгән йортларга ташламалы ипотека программасын озайтырга мөмкиннәр. Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин төбәкләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Ул билгеләп үткәнчә, 2024 елның июлендә программага төзәтмәләр кертеләчәк. «Без «Гаилә ипотекасын» озайтырга тәкъдим итәчәгебезне төгәл беләбез. «Ташламалы ипоека»га килгәндә, аны яңа торакка ихтыяҗ түбән булган төбәкләрдә озайтырга тәкъдим итәрбез, мөгаен», - дип искәртте Хөкүмәт Рәисе урынбасары.
Хөснуллин фаразлавынча, программаны массакүләм озайту көтелми, чөнки ул «функциясен үтәде».
Вице-премьер фикеренчә, быел ипотека кредитларына ихтыяҗ артканнан соң 2024 елда яңа ипотека бирү кимиячәк.
16 декабрьдә Россиядә ташламалы ипотека буенча беренчел взнос 30 процентка артты. Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән Ерак Көнчыгыш һәм Арктика ипотекасы буенча кредитның югары планкасы 6 миллионнан 9 миллионга кадәр күтәрелде.