Россия мөселманнары Дини җыены мөселман балалары өчен бәйрәм оештырды
Мәскәүдә Зәйнулла ишан Рәсүлев исемендәге мәдрәсәдә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен гаилә бәйрәме узды. Анда Россия мөселманнары Дини җыены җитәкчесе, Мәскәү мөфтие Альбир хәзрәт Крганов булды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул бәйрәмдә катнашучылар белән җылы аралашты, заманча, динамик үсештәге дөньяда дини белем алуның мөһимлеге турында сөйләде. Яшь мөселманнар һәм барлык кунаклар ислам дине буенча белемне тикшерү викторинасында актив катнашты. Төрле тематикага кызыклы мастер-класслар да үткәрелде. Соңыннан барлык катнашучыларга татлы бүләкләр өләштеләр, диелә хәбәрдәю