«Ватанны саклаучылар» фонды 2024 елда 3,8 миллиард сумнан артык акча алачак
Яңа елда «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү дәүләт фонды грантын тәкъдим итү өчен Хөкүмәтнең резерв фондыннан 3,8 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы боерыкны имзалаган.
«Акча фонд алдына куелган бурычларны үтәүгә тотылачак, аларның берсе – махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булган сугышчыларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм күрсәтү», - диелә Министрлар Кабинетының телеграм-каналында.
Әлеге категориягә караган кешеләргә өстәмә белем алуда, яңадан укыту һәм эшкә урнашуда, социаль адаптациядә, шулай ук юридик мәсьәләләрне хәл итүдә һәм документлар рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтелә.
Инвалидлык алган ветераннар шулай ук торакны шәхси ихтыяҗларга җайлаштыру һәм тернәкләндерү чаралары белән тәэмин ителәчәк.
2023 елның апрель башында РФ Президенты Владимир Путин «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү дәүләт фондын булдыру турындагы указны имзалады. Аның Татарстандагы филиалы 2023 елның җәй башында ук эшли башлады – 31 майда бүлекнең тантаналы ачылышы булды, анда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.