Төркиянең Малатья провинциясендә 4,6 магнитудалы җир тетрәү булган
Төркиянең көнчыгышындагы Малатья провинциясендә 4,6 магнитудалы җир тетрәү булган. Бу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.
Төркиянең Табигый бәла-каза һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе (AFAD) сайтында урнаштырылган мәгълүматтан күренгәнчә, җир асты селкенүләре җирле вакыт буенча 12.34 сәгатьтә Ешилюрт районында теркәлгән. Җир тетрәү үзәге 17,3 километр тирәнлектә урнашкан.