Тубылда милли ризыклар әзерләүгә багышланган мастер-класс узды
«Ак калфак» Тубыл шәһәре иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы «Балачак йорты» ярдәм үзәгендә ата–ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга милли ризыклар пешерү буенча мастер-класс үткәрде. Бу хакта Төмәннең «Яңарыш» газетасы телеграм-каналында хәбәр итәләр.
Чара татар халкының милли рухын саклаган ризыкларыбыз белән таныштыру максатыннан оештырылды.
«Халкыбыз милли ашларга бай, аларның төрлелеге белән бөтен дөньяга танылдык. Бүген без татар халкы ашларыннан урама, пәрәмәч, бавырсак пешерү ысулларын күрсәттек, сөйләдек», – диде «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе, өлкә иҗтимагый палатасы әгъзасы Айсылу Юнысова.
Төрле милләт балалары үзләре дә кунакларга сәләтләрен күрсәтә, ятлаган шигырьләрен сөйли, аннары милли ризыклар белән чәй эчү оештырыла, диелә хәбәрдә.