«Татар кызы Мордовия – 2023» бәйгесенең җиңүчесе билгеле
26 декабрьдә Саранскиның Республика Мәдәният сараенда «Татар кызы Мордовия – 2023» республика бәйгесенең финалы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сайлап алу турын, кулинар һәм интеллектуаль этаплар, шулай ук кул эшләре бәйгесен (анда конкурсантлар мендәр тышы һәм җәймәләр текте, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен окоп шәмнәре ясады) узганнан соң җиде кыз – Пенза өлкәсеннән Эльвина Бикмурзина, Мордовиянең Ельники районы Акчеево авылыннан Гүзәл Кутуева, Саранскидан Ралинә Насыйрова, Мордовиянең Ләмберә районы Аксюн авылыннан Регина Сәйфетдинова, Ульяновск өлкәсеннән Зәлинә Сафина, Ләмберә авылыннан Радмила Тимкәева һәм Ульяновск өлкәсеннән Юлия Фәтхуллина – финалга чыкты.
Зур иркен залга җыелган халыкны Мордовия Республикасы Башлыгы Администрациясе һәм Мордовия Республикасы Хөкүмәте җитәкчесе Булат Хәйретдинов сәламләде. Ул бәйгенең традицион чарага әверелүен һәм Мордовиянең вакыйгалар календарена кертелүен билгеләп үтте. Мондый чаралар мәдәниятнең матурлыгын һәм күпкырлылыгын күрсәтә.
Финалда конкурсантлар туган телдә үзләре белән таныштырды, иҗади номерлар тәкъдим итте. Һәркайсы үзенең көчле ягын күрсәтергә тырышты.
М.Е.Евсевьев исемендәге Мордовия дәүләт педагогика университетының филология факультеты студенты, 19 яшьлек Гүзәл Кутуева бәйгенең җиңүчесе дип табылды. Аңа 50 000 сумлык сертификат тапшырдылар.