«Миллиард.Татар» быел татар дөньясын алга җибәргән 100 шәхестән торган исемлек төзегән
«Миллиард.Татар» басмасы татар телен һәм мәдәниятен үстерү, татар тарихын өйрәнү һәм популярлаштыруга зур өлеш кертүче төрле эшчәнлек өлкәләрендәге 100 вәкилне үз эченә алган исемлек төзегән.
Исемлеккә «2023 ел татарлары» рейтингында экспертлар һәм халыкның иң күп тавышын җыйган номинантлар кергән. Алар арасында музыкантлар да, журналистлар да, блогерлар да, галимнәр дә, җәмәгать эшлеклеләре дә бар.
«Шуңа игътибар юнәлтәсебез килә, исемлеккә татарлар гына түгел, татар хаклының чын дусларына әверелгән башка милләт вәкилләре дә керде», - дип искәртә басма.
Аерым алганда, җәмәгать эшлеклеләре арасында йөзлеккә - Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов һәм татар телендәге «Википедия»гә нигез салучыларның берсе Фәрһад Фәтхуллин, эшкуарлар арасында - «Түбәтәй» татар фастфуды рестораннар челтәренә нигез салучы Солтан Сафин һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексының милектәше Радик Абдрахманов, дин эшлеклеләре арасында «Ярдәм» хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кергән.
Журналистлар арасында әлеге исемлеккә, мисал өчен, «Интертат» порталы редакторы Рәмис Латыйпов һәм @ekatatar проекты авторы Илдар Хәбибуллин, музыкантлар арасында – җырчылар Айгель Гайсина, Гүзәл Уразова, Филүс Каһиров һәм ТР Дәүләт камера хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова, спортчылар арасында – фигуралы шуучылар Камилә Вәлиева һәм Алинә Заһитова, карьерасын төгәлләгән хоккейчы Данис Зарипов һәм «Ак Барс» хоккей клубы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдиновның керүен әйтергә кирәк.
Исемлектә галимнәр шул исәптән тел белгече, татар теле буенча үзөйрәткеч авторы Алексей Арзамасов һәм ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин, ә блогерлар «Кайнатма» подкастын алып баручы Ләйлә Лерон-Бахмутова һәм «Мулла из-за угла» каналы авторы Рәсүл Тәүдирәков тарафыннан тәкъдим ителгән.