Вологдада Хөсәен Фәезханов исемендәге Белем бирү-агарту үзәге ачылды
Җомга көнне, 29 декабрьдә, Вологда Җәмигъ мәчете бинасында тантаналы төстә күренекле татар теологы, көнчыгышны өйрәнү белгече Хөсәен Фәезханов исемендәге Белем бирү-агарту үзәге ачылды. Әлеге вакыйга быел РФ мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән илнең төрле төбәкләрендә Бөтенроссия дәрәҗәсендә билгеләп үтелгән Хөсәен Фәезхановның 200 еллыгына багышланган чаралар кысасында узды. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзәк Россия мөселманнарының рухи лидеры, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең хәер-фатихасы белән оештырылды. Барлык эшләр аның беренче урынбасары Дамир Мөхетдиновның яклавы астында һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Равил Сәйфетдинов катнашында башкарылды. Вологда шәһәре татар җәмгыяте көче белән үзәктә масштаблы ремонт эшләре башкарылды. Үзәк заманча мультимедиа җиһазы, «Мәдинә» нәшрият йорты тәкъдим иткән әдәбият белән тәэмин ителгән.
Үзәкнең укыту программасында Хөсәен Фәезхановның укыту принциплары нигезендә Наил Мостафин методикасы буенча 7 дәрес эчендә Коръәнне тиз укырга өйрәнү курслары, гарәп, татар, төрек һәм фарсы телләре буенча курслар, шулай ук финанс белеме курслары каралган. Моннан тыш, яңа үзәктә Хөсәен Фәезхановның тормыш юлын һәм иҗади мирасын өйрәнү, белем бирү һәм агарту дәресләре, лекцияләр, семинарлар, төбәк һәм төбәкара дәрәҗәдәге очрашулар үткәрү ниятләнә.
Чара ахырында барлык катнашучыларга Миркасыйм Госмановның «Заветная мечта Хусаина Фаизханова: повесть о жизни и деятельности» дигән китабын бүләк иттеләр.