Яңа ел каникулларында Казан телеманарасын бәйрәм уты бизәячәк
Яңа ел каникулларында Казан телеманарасын бәйрәм уты бизәячәк.
Аны шәһәрлеләр һәм ТР башкаласы кунаклары 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр – 15:00 дән 23:00 гә кадәр, ә Яңа ел төнендә 1:00 гә кадәр күрә алачак, дип хәбәр итә республика Цифрлар министрлыгының матбугат хезмәте.
Быел Казанда бәйрәм чаралары сериясе 180 вакыйганы үз эченә ала. Традиция буенча, шәһәр халкы һәм кунаклары Яңа елны «Казан» гаилә үзәге янындагы үзәк чыршы янында һәм «Черек күл» паркындагы шугалакта каршы ала алачак.