«Алтын каләм» фестиваленең яңа сезонына гариза тапшыру кампаниясе ачылды
Татарстанда «Алтын каләм» яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең яңа сезонына гариза тапшыру кампаниясе ачылды. Анда 14 яшьтән алып 24 яшькә кадәрге егет-кызлар — медиа өлкәсе вәкилләре катнаша ала.
Гаризалар 2024 елның 31 гыйнварына кадәр сигез юнәлештә кабул ителә: басма журналистика, подкастлар һәм радио, фотожурналистика, рус һәм татар телләрендә телевидение һәм видеоблогинг, шулай ук дизайн һәм верстка; SMM; реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә. Шулай ук Гран-при иясе билгеләнәчәк, ул югары уку йортына медиаюнәлеш буенча укырга керүгә сертификат алачак. Индивидуаль номинацияләрдә юнәлешләр буенча I, II һәм III дәрәҗә лауреатлар, «Ел ачышы» номинациясе һәм башка махсус номинацияләр ияләре сайланачак.
«Алтын каләм» — яшьләр сәясәтенең брендлы проектларының берсе. Аралашу форматы үзгәрә, ләкин мәгълүмат тапшыру өчен җаваплылык үзгәрешсез кала. Проектның яңа сезонын яңартылган форматтагы өч юнәлештә башлап җибәрәбез: бу — традицион индивидуаль номинация, анда мәктәп укучылары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнаша ала. Һәм тагын ике юнәлеш — югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары медиаүзәкләре өстәлде», — дип уртаклашты Татарстан Яшьләр министрлыгы башлыгы Ринат Садыйков.
Соңгы номинация җиңүчеләре уку йортының медиаүзәген үстерүгә 1 млн сумлык сертификат алачак.
Министр билгеләп үткәнчә, яңартуларны исәпкә алып, проект яшьләрнең төрле категорияләрен колачлаячак. Фестиваль республикада медиа белән кызыксынучы яшьләр өчен булдырылган мөмкинлекләрне күрсәтәчәк.
Садыйков сүзләренчә, чара һәм онлайн, һәм офлайн форматта үтәчәк. Ә иң яхшыларның да яхшылары йомгаклау фестиваленә сайлап алыначак.
«Алтын каләм» конкурсы һәр юлы Татарстан журналистикасы өлкәсендә яңа йолдызлар кабыза, — дип өстәде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев. — Республикабызның күп кенә танылган белгечләре үз юлларын нәкъ менә шушы бәйгедән башлады. Яңартылган формат биш көнлек фестивальне генә түгел, ә шәхси номинацияләр өчен онлайн-укытуны, коллектив номинацияләр өчен проектлар яклауны да күздә тота. Катнашучылар файдалы белем алачак һәм аны шунда ук гамәлдә кулланачак».
Фестивальдә катнашырга гариза бирү өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Портфолионы zolotoepero2024@yandex.ru электрон почтасына җибәрү зарур (хат темасы — «фамилия һәм катнашучының исеме_юнәлеше»). Тулырак — фестиваль нигезләмәсендә.
«Конкурста катнашучылар республикабыз журналистикасына яңа сулыш һәм яңа фикерләр кертәчәгенә ышанам. Фестивальнең төп бурычы — яшь журналистларны «чын мәгънәсендә» эшләргә өйрәтү. Быел гамәли юнәлешне көчәйтергә карар ителде. Без тормышның барлык өлкәсендә дә яшь кадрларга таянабыз. Иң мөһиме — яшьләр журналистиканың җәмгыятькә хезмәт итү, хакыйкать һәм ялган, яхшылык һәм яманлык, гаделлек һәм гаделсезлек арасында мәңгелек шәхси сайлау икәнен истә тотсыннар», — дип нәтиҗә ясады Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова.