Песков балалар һәм яшьләрнең Путинны хуплавын белдерде
Россия Президенты Владимир Путинны төрле яшьтәге гражданнар, шул исәптән балалар һәм яшьләр дә хуплый. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде. Россия лидерын дәүләт башлыгы сыйфатында яңа срокка тәкъдим итү өчен балаларның үз имзаларын кую инициативасына Кремль вәкиленнән комментарий бирүен элегрәк журналистлар сораган иде.
«Путинны төрле яшь категорияләре хуплый, бу — бәхәссез факт. Чыннан да, бик күп балалар һәм яшьләр президентны хуплый һәм аның актив яклаучылары булып тора», – дип белдерде Кремль вәкиле. Бу хакта РИА Новости яза.
Исегезгә төшерәбез, гамәлдәге дәүләт башлыгының Россия Президенты вазифасына кандидат буларак бүген сайты эшли башлады. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстан Путинны хуплау өчен имзалар җыюны ел ахырына кадәр тәмамларга планлаштыра. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республиканың инде дүрт вәкиле аның ышанычлы затлары булып тора.