Яңа ел төнендә Казан метросы, троллейбуслар һәм трамвайларның эш сәгатен озайттылар
Казан метрополитены Яңа ел төнендә 2.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бу чара Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунакларга Яңа елны каршылаганнан соң төп чыршы белән сокланырга һәм өйләренә кайтырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте яза.
Шулай ук трамвай һәм троллейбуслар эше 1 гыйнварга 02.00 сәгатькә кадәр озайтыла.
«8 маршрутта 21 берәмлек хәрәкәт итүче состав (13 троллейбус һәм 8 трамвай) пассажирларны билгеләнгән урыннарга кадәр йөртәчәк», — диелә хәбәрдә.
1 гыйнвар иртәсендә трамвайлар һәм троллейбуслар шәһәр рейсларына 07.00 сәгатьтә чыгачак.
Предприятиедә шулай ук 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр шәһәрдә электр транспорты ял көне графигы нигезендә 05.30 сәгатьтән 23.30 сәгатькә кадәр эшләячәген искәрттеләр. Метрополитен 6.00 сәгатьтән 00.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.