Путинның сайлау алды сайты чит илләрдән массакүләм DDoS һөҗүмгә дучар булды
Гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путинның бүген Россия Президенты вазифасына кандидат буларак бүген эшли башлаган сайты шунда ук чит илләрдән күп санлы DDoS-һөҗүмнәргә (киберһөҗүм төре) дучар булды. Ул эшне штат режимында дәвам итә. Бу хакта журналистларга штабның матбугат сәркатибе Александра Суворова белдерде.
«Россия Федерациясе Президенты вазифасына кандидат Владимир Путинның сайтына DDoS-һөҗүмнәр ясалды», — дип аның сүзләрен китерә ТАСС. Суворова сайтны яклау өчен барлык кирәкле чаралар күрелүен ассызыклады.
«Татар-информ» алданрак хәбәр иткәнчә, мәйданчыкта сайлау алды кампаниясенең көндәлеге, шулай ук кандидатның биографиясе, ышанычлы затлар турында мәгълүмат, сайлау алды штабы элемтәләре, төбәкләрдәге штаблар адресы урнаштырылган.
Татарстанда Владимир Путинны яңа президентлык срогына тәкъдим итүне хуплап имза җыю дәвам итә. Аны Яңа елга ук тәмамларга планлаштыралар. Кандидатның ышанычлы затлары булып республиканың дүрт вәкиле тора.
2024 елда Россия Президентын сайлау өч көн — 15-17 мартта дәвам итәчәк. Үзәк сайлау комиссиясе аларны әзерләү чаралары календарь планын раслады.