Минзәлә театрының өч артисты Россия армиясендә хезмәт итеп кайткан
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрының узган ел берьюлы өч актеры армиягә китте. Бер ел хезмәт иткәннән соң, Нурлан Шәехов, Рөстәм Афзалов һәм Азат Җиһаншин исән-имин өйләренә кайтты.
Алар өчәүләп Россия Һава-космос көчләренең Екатеринбург янындагы бер частендә хезмәт иткән. Киләчәктә егетләр театрда эшләүләрен дәвам итәргә ниятли.
Фото: © Минзәлә дәүләт татар драма театры
Рөстәм Афзалов «Татар-информ»га Ватанга бурычын кайтаруын, саф вөҗдан белән өенә кайтуын һәм киләсе елдан җиңнәрен сызганып театрда эшләргә әзер булуын сөйләде.
Театр директоры Илнур Гайниев ачыклык керткәнчә, Нурлан, Рөстәм Һәм Азат — республиканың төрле районнарыннан. Әмма аларны армиягә нәкъ менә театрдан озатырга карар иткәннәр. Каршы алганда да бөтен коллектив белән каршы алганнар.
«Егетләр гармун уйнады, хезмәттәшләре өчен җырладылар», — дип билгеләп үттеләр театрда.