Синоптиклар Татарстанда кар көртләре һәм көндез 10 градуска кадәр салкын турында кисәтә
Шимбә, 30 декабрьдә, Татарстан территориясендә җепшек кар көтелә, урыны белән күп итеп явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көньяк-көнбатыштан көнчыгышка күчүчән җил фаразлана. Аның тизлеге секундына 9 метрдан артмаячак.
Төнлә һава температурасы -7..-12 градус тәшкил итә. Көндез һава температурасы 0..-5 градус, төньякта -10 градуска кадәр көтелә.
Синоптиклар бозлавык турында кисәтә, көндез урыны белән кар көртләре булырга мөмкин.