Казаннан Казахстанга авиарейс алты сәгатьтән артыкка тоткарланган
Кичә «Скат» авиакомпаниясенең Казан-Тараз маршрутындагы 454нче рейсы тоткарланган. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасында хәбәр иттеләр.
«Һава судносы башка рейстан соң кайту сәбәпле, кичә рейсны 20.55 сәгатьтән 30 декабрьдә 03.30 сәгатькә кадәр тоткарладылар», - диделәр ведомствода.
Аэропортка Татарстан транспорт прокуроры ярдәмчесе дә барды. Пассажирларның хокукларын яклау Транспорт прокуратурасы контролендә, дип билгеләп үттеләр ведомствода.