Үзбәкстанда татар телен өйрәнүчеләр бүген «Бәллүр чишмә» радиотапшыруында катнаша
30 декабрь көнне 22.35 сәгатьттә Үзбәкстанда 103.1 дулкыннарында «O»zbekiston» телерадиоканалында «Бәллүр чишмә» тапшыруы була. «Яңа елны каршылап» бәйрәм программасында М.Улугбек исемендәге университет каршында КФУның Каюм Насыйри институтының мәдәни-белем бирү үзәгендә татар теле курслары укучылары катнаша. Бу турыда Ташкент шәһәре иҗтимагый мәдәни-мәгърифәти үзәге телеграм-каналында хәбәр ителә.
«Алар Үзбәкстан ватандашларыбызны Һәм милләттәшләребезне татар телендә шигырьләр һәм проза аша Яңа ел белән котлый. Радиотапшыруларының авторы һәм алып баручысы, Татар теле курсларының җитәкчесе һәм укытучысы, Татарстан Республикасының аказанган мәдәният хезмәткәре - Райхан Яхъевна Манняпова», диелә хәбәрдә.