Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Декабрь
2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яңа ел белән котлады

0
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яңа ел белән котлады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яңа 2024 ел белән котлады.

«Кадерле дуслар!

Яраткан бәйрәмебез Яңа елны без, гадәттә, аеруча шатлыклы хисләр һәм якты өметләр белән каршылыйбыз.

Яңа ел – гаилә бәйрәме, бу исә 2024 елның Россиядә Гаилә елы дип игълан ителүенә символик мәгънә төсмере өсти.

Гаилә – җәмгыятьнең нигезе, менә шуңа күрә дә гаиләдә изге дип саналган һәр нәрсәгә, борынгыдан килгән гореф-гадәтләргә Татарстанда гаять сакчыл мөнәсәбәт күрсәтелә.

Без Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәниятен, телен саклауга һәм үстерүгә, рухият нигезләрен, әхлак кагыйдәләрен ныгытуга зур игътибар бирәбез. Төрле милләт һәм дин вәкилләре бер-берсенә тирән хөрмәт белән дус-тату яши, ә республикабыз җәмгыятьнең, гражданнарның бердәмлеге югары булу белән аерылып тора.

Махсус хәрби операция шартларында гражданнарыбызның берләшүе һәм үзара ярдәмләшүе бигрәк тә мөһим.

Илебезнең, гаиләләрнең иминлеген һәм яшь буынның киләчәген яклауны тәэмин итүче Ватанны саклаучыларга олы рәхмәтләремне җиткерәм. Якташларыбыз – чын мәгънәсендә каһарманнар! Барлык сугышчыларыбызга, аларның гаиләләренә, туганнарына һәм якыннарына тиешле ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез. Һичшиксез, җиңү безнең якта булачак!

Республиканың шефлыкка алган шәһәрләре – Лисичанск һәм Рубежное халкына ихлас йөрәктән ярдәм итүче волонтерлар башкарган хезмәт шулай ук бик әһәмиятле.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Узып баручы елны җиңел дип әйтеп булмый, шулай да без сынатмадык.

Куәтле сәнәгать комплексы, күп буын татарстанлыларның хезмәт уңышлары, булдыклылыгы һәм ватанпәрвәрлеге республикага ышанычлы адымнар белән алга барырга мөмкинлек бирә. Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан башлангыч бирелгән илкүләм проектларны, республика программаларын һәм проектларын үтәү кешеләрнең тормышын яхшыга үзгәртүгә хезмәт итә. Тәмамланып килүче ел йомгаклары тулай төбәк продукты, төзелеш эшләре, ваклап сату һәм инвестиция күләмнәренең үсүен күрсәтә.

Республиканың алгарышында фәннең һәм күркәм нәтиҗәләр бирә торган яңалыкларның зарурлыгын танып, 2024 ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Әйдәүче фән һәм мәгариф үзәкләренең эшчәнлеге, талантлы яшь галимнәргә һәм өстенлекле фәнни башлангычларга ярдәм күрсәтү бу өлкәдә казанышларыбызның тагын да артуына китерер һәм илнең технологик яктан бәйсезлегенә ирешү мөмкинлеге бирер дип уйлыйм.

Яңа ел республика өчен колачлы чараларга бай булачак.

Безгә зур ышаныч белдерелде – 2024 елда Казанда БРИКС дәүләтләре башлыкларының очрашуы, «БРИКС уеннары» узачак. Татарстан үзенә хас кунакчыллык белән тарихта беренче «Киләчәк уеннары» мультиспорт турнирын, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum», Kazan Digital Week-2024 халыкара форумнарын кабул итәчәк.

Моннан тыш, 2024 елда гаять әһәмиятле сәяси вакыйгалар – Россия Президентын, ә сентябрь аенда җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау узачак. Татарстанлылар, илебез һәм республикабыз үсеше өчен гражданлык җаваплылыгы тоеп, тавыш бирүдә актив катнашыр дип ышанам.

Кадерле дуслар!

Безнең алда зур бурычлар тора, киләсе елда аларны хәл итү өчен тырышып эшләячәкбез һәм бергәләп алгарыш юлыннан баруыбызны дәвам итәчәкбез.

Яңа елда җиңүләр һәм казанышларыбыз күп булсын, өйләребездә җан җылысы, мәхәббәт һәм үзара аңлашу хакимлек итсен!

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим!

Яңа ел бәйрәме мөбарәк булсын!» диелә котлауда.





Губернаторы России
Москва

Собянин сообщил о планах благоустройства на северо-востоке Москвы





Москва

Дмитрий Бикбаев готовит премьеру театрального проекта, основанного на личных переживаниях


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

В районе Кунцево будет построен административно-деловой центр — мэр Москвы 



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Тимати

Не меньше года уйдет на восстановление: невеста Тимати пострадала на Мальдивах




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В Подмосковье сотрудники ОМОН «Русич» Росгвардии приняли участие в церемонии открытия соревнований по дзюдо среди детей и подростков

Звезды спорта. Кто они такие и почему их так называют?

Полезные приложения для поклонников спортивной ходьбы


ATP

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Зачистки не будет: Хазин объяснил, как Путин обновит элиту



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России