Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе музыка яратучы малайның хыялын чынга ашырды
Зәй район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты. Ул чыршыдан Тимур Сәламовның Яңа ел теләге язылган хатын алды. Һәм Тимур теләгән бүләкне малайның фатирына илтеп үзе тапшырды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Тимурга – 14 яшь. Ул музыка белән кызыксына. Узган ел «Теләкләр чырышысы» акциясе кысаларында Кыш бабай аңа синтезатор бүләк иткән булган. Тимур синтезаторда музыка укытучысы белән шөгыльләнә. Ул укытучыларын көтеп алуын да әйтте. Җәй көне әнисе белән походка йөрергә ярата. Тагын ике яраткан кечкенә эте дә бар.
«Тимур, мин сиңа Кыш бабай бүләкләрен китердем. Чирләмә, шулай ел да «Теләкләр чыршысы»нда катнаш», - дип малайны Яңа ел белән котлады.
Ул Тимурның әнисе белән дә сөйләшеп, проблемалары белән кызыксынды, хәл итәсе мәсьәләләр булганда мөрәҗәгать итегез, диде.
Тимур янына Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Алар бергәләшеп «В лесу родилась елочка» җырын башкарды.