Мишустин: Яңа ел бәйрәмнәре гаилә кыйммәтләрен һәм Туган илгә мәхәббәтне искә төшерә
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны һәм татарстанлыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Министрлар Кабинеты башлыгы билгеләп үткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәре аерым күңел җылысы, уңай эмоцияләр һәм якты тәэсирләр белән тулы.
«Алар безгә туганнарыбыз һәм дусларыбыз белән очрашу шатлыгын бүләк итә, гаилә кыйммәтләрен, туган йортыбызга, Туган илебезгә мәхәббәтне искә төшерә.
Илебез өчен узган ел күп кенә мөһим вакыйгаларга бай булды. Ул безне тагын да ныграк берләштерде, авырлыкларны җиңәргә, масштаблы планнар корырга, куелган максатларга ирешергә өйрәтте.
2024 елның киләчәге уңышлы булсын, безгә үз-үзебезгә һәм үз көчебезгә ышанычыбызны ныгытсын. Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, теләкләрегезнең үтәлүен һәм иминлек телим», — диелә телеграммада.
Элегрәк Яңа ел уңаеннан Россия Президенты Владимир Путин да телеграмма җибәргән иде.