2023 елда Татарстанда сәнәгать җитештерүе күләме 3 процентка арткан
2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда сәнәгать җитештерүенең көтелгән индексы 103 проценттан артык тәшкил итәчәк. 4,7 трлн сумлык продукция җибәрелгән. Бу хакта социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү һәм икътисадны үстерү киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко сөйләде.
Чараны республика Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Министр сүзләренчә, компьютер, электроника һәм автомобиль җитештерү быел сәнәгать тармакларының лидеры булган. Мәсәлән, йөк машиналары базары гына да шундук 90 процент үсеш күрсәткән — 2023 елда ЮХИДИгә 75 меңнән 140 меңгә кадәр машина исәпкә куелган.