Гастроэнтеролог: Чикләнмәгән күләмдә мандарин ашау сәламәтлек өчен куркыныч
Чикләнмәгән күләмдә мандарин ашау сәламәтлек өчен куркыныч. Бу хакта «Медицина» акционерлык җәмгыяте табиб-гастроэнтерологы, медицина фәннәре кандидаты Евгений Белоусов сөйләде, дип яза «Российская газета».
Аның сүзләренчә, бу төр җимешне куллану нормасы өлкәннәр өчен тәүлегенә — биш, ә балалар өчен ике данә тәшкил итә.
Мандарин составындагы салицил кислотасы тире кызаруга һәм кычытуга китерергә мөмкин, ди табиб «Лента.ру»га. Шуны онытмаска кирәк: цитруслар — көчле аллергеннар.
Моннан тыш, мандаринны артык күп ашау ашказаны-эчәк системасы белән проблемалар тудырырга, аерым алганда, эч кабару, күңел болгану, сару кайнау кебек күңелсез симптомнарга китерергә мөмкин. Диабетикларга бу җимеш белән бигрәк тә сак булырга кирәк, чөнки алардагы фруктоза кандагы шикәрнең артуына китерергә ихтимал.