Вице-премьер Марат Хөснуллин Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтендә булды
Бәйрәм алдыннан, 30 декабрьдә, Россия мөселманнарының рухи лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты. Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы вице-премьерны 2024 елга хөкүмәт алдында торган күп кенә дәүләт бурычларының үрнәк рәвештә тәмамлануы белән котлады. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мөфти Гайнетдин Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинга һәм Россия Хөкүмәтенә нәтиҗәле эшләре һәм ил гражданнарын кайгыртулары өчен Россия мөселманнарының рәхмәтен һәм югары бәясен тапшырды.
Әңгәмә вакытында башкарма хакимиятнең Россия цивилизациясенең рухи-әхлакый кыйммәтләре белән бәйле тарихи-мәдәни мирасны саклауда тырышлыгы аерым билгеләп үтелде. Россия мөселманнарының рухи лидеры Марат Хөснуллинга 2024 елга Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең фәнни-нәшрият һәм инфраструктура проектларын тәкъдим итте. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин үрнәгендә Россия мөселманнары Диния нәзарәте составындагы оешмаларда 2024 елның Мөселман гаиләсе елы дип игълан ителүе турында хәбәр итте.
Мөфти Гайнетдин ассызыклаганча, Россия дәүләтчелегенең сәяси киләчәге өчен мөһим булган 2024 ел дәвамында Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм илнең мөселман руханилары Россия җәмгыятен берләштерү һәм Президент Владимир Путинга ярдәм итеп эшләргә ниятли.