Әлмәттә триатлон үзәге ачарга планлаштыралар
Әлмәт районы башлыгы триатлон үзәге концепциясенә заказ бирелүе һәм эшне Россия конструкторлык бюроларының берсе башкаруы турында сөйләде. Бу хакта йомгаклау матбугат конференциясендә Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте, дип яза «Әлмәт таңнары» газетасы.
«2024 ел дәвамында финанслау чыганакларын проектлау һәм эзләү белән шөгыльләнәчәкбез», – дигән Нагуманов.
Ул ассызыклаганча, объект катлаулы, чөнки төп корылмалардан тыш, биредә профессиональ велотрасса булдыру да күздә тотыла.