Әтнәдә Кыш бабай призына көрәш ярышы булды
Елдагыча, Әтнә районының «Таң» авыл хуҗалыгы кооперативы 2008 елгы һәм алардан яшьрәк үсмерләр арасында Кыш бабай призына ачык көрәш турниры уздырды. Бу хакта «Саба таңнары» сайты яза.
Бәйгене Татарстан Республикасы көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров та карады.
Турнирда күрше районнар, шулай ук Саба егетләре дә катнашты. Үз үлчәү категорияләрендә Камил Нуриев (24 кг.) –1нче, Ранил Хаҗиев (36 кг.), Илзат Нигъмәтуллин ( 60 кг.) 3нче урыннарны алдылар. Тренерлары – Илдар Ермолаев. Бәйгегә килгән һәр көрәшче бала Кыш бабай алып килгән бүләккә лаек булды, диелә хәбәрдә.