Бөгелмәдән хәрби операциягә тагын бер автомобиль җибәрделәр
Махсус хәрби операция зонасына Бөгелмә районыннан «Нива» автомобиле җибәрделәр. Аны отпускка кайткан алгы сызыктагы якташларга тапшыралар. Бу хакта «Бөгелмә» газетасы яза.
Внедорожникны сатып алу турында карар район депутатлары һәм авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан кабул ителде. Автомобиль белән бергә махсус зонага гуманитар ярдәм дә җыелган, диелә хәбәрдә.
«Безнең хәрбиләргә ярдәм итәргә кирәк. Һәм без армиябезгә кирәк кадәр ярдәм итәргә әзер. Барлык хәрби хезмәткәрләрнең җиңү белән тизрәк өйләренә кайтуларын телибез!, — дип билгеләп үттеләр торак пункт башлыклары.