Эшче кулларга кытлык вазгыятендә Русия ширкәтләре балигъ булмаган балаларны эшкә ала
![Эшче кулларга кытлык вазгыятендә Русия ширкәтләре балигъ булмаган балаларны эшкә ала](https://gdb.rferl.org/C648BF49-A5CB-4B66-93F2-4498D2635FF1_w800_h450.jpg)
2023 елда Русиядә эш бирүчеләр 14 яшьтән алып үсмерләр өчен 42 меңнән артык эш игъланы элгән. Бу 2022 ел белән чагыштырганда өч тапкыр диярлек күбрәк. Балаларны ешрак курьер, промоутер, сатучы һәм кассада торучы итеп эшкә алырга телиләр. Русия ширкәтләренең 86 процентына эшчеләр җитми.