Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан спорт эшлеклеләре Президент сайлауда актив катнашты
Татарстанның танылган спорт эшлеклеләре Россия Президентын сайлауларда актив катнашты. Бу хакта ТР Волейбол федерациясе президиумының киңәйтелгән утырышында оешма башлыгы, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.
«Безнең ил һәм республика зур сайлау циклы стадиясен үтте. Спорт эшлеклеләребез Президентны сайлауда актив катнашты. Республика гомумән актив тавыш бирде», - дип белдерде парламентарий. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Ул татарстанлыларны алда сайлау кампанияләре көтүен искәртте. Быел Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар булачак, 2025 елда - республика Рәисе һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары, ә 2026 елда - Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайланачак.
- 100 процент беркетмәне санау нәтиҗәсе буенча, гамәлдәге ил башлыгы Владимир Путин 87,28 процент, Николай Харитонов (КПРФ) - 4,31 процент, Владислав Даванков («Яңа кешеләр») - 3,85 процент, Леонид Слуцкий (ЛДПР) - 3,2 процент тавыш җыйган.
- Татарстанда, үзәк сайлау комиссиясе раслаган мәгълүматларга караганда, 100 процент бюллетеньне эшкәртү нәтиҗәсе буенча хәзерге Президент 88,74 процент, Харитонов - 4,83 процент, Слуцкий - 3,93 процент, Даванков - 1,53 процент тавыш җыйды.