Мәскәүдә «Крокус»та теракт эше буенча тагын өч гаеплене кулга алдылар
Мәскәүнең Басман суды Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл» концертлар залындагы терактта катнашы булган тагын өч кешене сак астына алу турында карар чыгарды. Бу хакта Мәскәүнең гомуми юридикция судлары матбугат хезмәте Телеграм-каналда хәбәр итте.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Тикшерү комитеты теракт эше буенча ике туганны һәм аларның аталарын кулга алуны сорады.
Шулай итеп, суд Аминчон, Диловар һәм Исроил Исломовларны кулга алды, алар 22 майга кадәр Тикшерү изоляторында булачак.
Мәскәү өлкәсендәге концерт залына һөҗүм җомга, 22 мартта, ясалды. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, 137 кеше һәлак булган. Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы 182 кеше зыян күрүен искәртте.
23 мартта Брянск өлкәсендә 4 башкаручыны тоткарладылар. Алар - Далерджон Мирзоевь, Саидакрами Рачабализода, Шамсидин Фаридуни һәм Мухаммадсобир Файзов. Дүшәмбе төнендә Мәскәү Басман суды аларны 22 майга кадәр кулга алу турында карар чыгарды. Бу эш буенча барлыгы 11 кеше тоткарланды.
Россия Президенты Владимир Путин терактны башкаручыларга, оештыручыларга һәм заказ бирүчеләргә җәза биреләчәге турында әйтте.