Татарстанда кырау төшү көтелә
Иртәгә, 30 апрельдә, төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән туфракка кырау төшүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республиканың көнчыгыш һәм көньяк районнарында -1 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин, дип ачыклык кертә синоптиклар.
Кичә, 28 апрельдә, салкын атмосфера фронты сәбәпле, төбәктә температура фоны төште. Бүген Татарстанда +17 градустан югары җылылык көтелми. Кайбер урыннарда уртача яңгыр булуы ихтимал.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республика территориясендә салкын һава торышы майның беренче көнендә дә сакланачак.