Татарстанда +12 градуска кадәр җылыта, томан һәм көчле бозлавык булырга мөмкин
Бүген, 14 мартта, Татарстанда аномаль җылы һәм коры һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Иртән урыны белән, шулай ук Казанда, томан саклана.
Көньяк-көнбатыш һәм көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә. Төбәк юлларында урыны белән көчле бозлавык барлыкка киләчәк.
Төнге һава температурасы 0..-5 градус (ә урыны белән көньякта һәм көнчыгышта -10 градуска кадәр) тәшкил итсә, көндез Татарстанда +3..+8 градуска кадәр җылытачак. Республиканың көнбатышында кайбер урыннарда термометрның терекөмеш баганасы +12 градуска (ТР башкаласында +8..+10 градуска) кадәр күтәреләчәк.
