Иван Җиһанов әтисе Нәҗип Җиһановның көндәлекләрен бастырып чыгара
«Домисолька» балалар музыка театры директоры Иван Җиһанов әтисе композитор Нәҗип Җиһановның көндәлекләрен басмага әзерли.
«Мин боларның барысын да башлаганда, миңа бу бик гади кебек тоела иде. Ә хәзер мин укучы моны академик хезмәт буларак кабул итсен өчен тырышам. Укучыда туган барлык сорауларны да мин чишәргә тиеш», – дип сөйләде Иван Җиһанов «Татар-информ»га.
