Казан кешесенә чит илгә законсыз рәвештә акча җибәргән өчен җинаять эше ачылды
Татарстан таможнясы хезмәткәрләре Казанда яшәүче 50 яшьлек ир-атка карата чит илгә законсыз рәвештә акча алып чыккан өчен җинаять эше кузгатты. Таможня матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, ир-ат Төркиягә законсыз рәвештә 60 миллион сумга якын акча җибәргән.
Казан кешесе төрек фирмалары белән ялган килешүләр төзегән һәм үзенең эш бирүчеләре – Казан һәм Ульяновск компанияләре директорларының ялган электрон имзаларын куйган. Шул рәвешле, ул Төркия банкларына 60 миллион сумнан артык акча җибәргән. Килешүләрдә күрсәтелгән барлык очракларда да товар Россиягә кермәгән.
Хәзер ир-атка карата ялган документлар кулланып валюта операцияләре башкарган өчен дүрт җинаять эше кузгатылган.
«Хәзерге вакытта без законсыз валюта операцияләренең шартларын тикшерәбез, әлеге җинаятькә катнашы булган затларны билгелибез. Ир-атка беркая да китмәскә кушылды», - дип белдерде Татарстан таможнясының бүлек башлыгы Амиран Газаев.
